Язмалар

Подписаться на RSS
2016 2013 За все время

Минем башыма шәригатьчә яулык бәйләп йөрүемне күргәч, күпләр:“Син дингә кайчан килдең?”– дип сорыйлар.”Минем аннан китеп торганым да юк” ,– дим уенын-чынын бергә кушып.

Бүген кунагыбыз – «Сабантуй» газетасының бүлек мөдире, журналист һәм шагыйрә Йолдыз Әдип кызы Шәрапова. Ул 1962 елның 10 апрелендә Буа районы Яңа Тинчәле авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университетындагы филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала.

Арча — Татарстанның иң кунакчыл районы дисәм, башкалар үпкәләмәс, шәт. Әдәбиятыбызга бөек Тукайны биргән бу төбәктән кунаклар бер дә өзелеп тормый. Тукай Ватанын күрергә, туфрагына баш ияргә өлкәннәр дә, балалар да күп килә.

Һәр сабый дөньяга бәхет эзләп килә. Балачакның тамырында юкка гына “бал” сүзе ятмыйдыр. Ләкин һәр балачактан да бал тәме генә киләме соң?! Кызганыч, аларның кайберләреннән әрем әчеләре, исерткеч сасылары, ятимлек суыклары да аңкый.

Нәрсә ул шигырь? Кулына каләм алып күңелендәгесен ак кәгазьгә тезгәндә һәркем, үзе дә сизмәстән, әнә шул мәңгелек сорауга җавап та эзли. Һәркемнең шигърияткә үз билгеләмәсе, үз карашы. Ә иң сөендергәне, һәркемнең үз мөнбәре, үз сүзе.

Алтынчы сыйныфның пионер отряды сәхнәләштерелгән җыр конкурсына әзерләнә. Җырның инде шигыре әзер, көе генә юк. Шулчак отрядның иң актив пионеры Эльмира: «Үзем язып карыйммы соң?» дигәч, барысы да җиңел сулап куя. Гел «5»кә генә укучы, җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче терекөмеш кебек җитез кыз сүзен тикмәгә генә җилгә очыра торганнардан түгел. Әйттеме — эшли.

Балалар шагыйрәсе, журналист, Татарстан Мәдәният министрлыгының А.Алиш исемендәге әдәби бүләге иясе Йолдызга (Йолдыз Җамалетдинова-Шәрәпова) 50 яшь тулды. Шушы уңайдан аны күркәм гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз, каләмдәшебезгә исәнлек-саулык, гаилә иминлеге һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.

Конструктор сайтов
Nethouse