Автор турында

Шактый еллар «Сабантуй» газетасында эшләү, төрле мәктәпләрдә булып, балалар арасында кайнау һәм, ниһаять, үзе ана булу нәтиҗәсендә, шагыйрә хәзерге заман балаларының тормышларын, уй-кичерешләрен һәм омтылышларын яхшы белә, аларны конкрет поэтик детальләр һәм образлар аша сурәтли. Ал арда коры үгет-нәсыйхәтнең эзе дә юк. Шигырьләрнең теле дә балаларның үзләре кебек йөгерек. Шуңа күрә алар бик җиңел укыла һәм шунда ук хәтергә дә сеңеп кала.

Хәкимҗан Халиков, шагыйрь. 1995

 

* * *
«Антенналы бәрәңге» дигән беренче китабының исеменнән үк күренгәнчә, ул авторның бай фантазиясенә, шартлы шигъри фикерләвенә корылган шаян, мавыктыргыч, кызыклы һәм гыйбрәтле шигырьләрен үз эченә ала. Шагыйрәнең күзе үткен, хикмәтле фикерләүгә, юморга күңеле сизгер, бала күңелен, бала табигатен әйбәт белә.

 

Равил Рахманы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче. 1995

 

* * *
Йолдыз Җамалетдинова шигырьләрен сөенеп укыдым. Карасана, татар баласының табигатен, тәмле телен белеп, тоеп, сабыйның үзедәй ихлас язылган ич! Иплелек, җыйнаклык хас аларга. Кайчакта, тизрәк әйтеп бирергә ашыккан бала сыман, йотлыга-йотлыга сөйләү дә сизелгәли. Бусы да тулышкан илһамның юл табып ашкынуыдыр. Балачак көзгесендә олылар дөньясы чагылу, шул гамь-шаянлыктан алып уйчанлыкка кадәр булган кичерешләр шигъри сүзне мәгънәле итә.

Шәүкәт Галиев, Татарстанның халык шагыйре. 1995

 

* * *
Йолдыз — күңеле белән, фикер йөртүе белән чын балалар шагыйре. Аңа балаларча уйлый белү, моңсулана белү хас. Шуңа күрә дә шигырьләре табигый, балаларның үзләренчә килеп чыга. Ул балалар арасына бик тиз керә белә. Шигырьләрендә балалар тормышына гына хас вакыйгалар, сөйләшүләр, бәхәсләр тудыра. Аның нәни геройлары тапкыр да, шаян да, шул ук вакытта моңсу да. Алар бернинди ситуациядә дә югалып калмый торган, һәр сорауга җавап таба торган малайлар, кызлар. Алар — гаҗәпләнә, соклана, эзләнә, таба торган тиктормаслар. Аларның әле чын мәгънәсендә беркатлы сабый чаклары.

Роберт Миңнуллин, Татарстанның халык шагыйре. 1998

Биш бала анасы, биш китап авторы. Әлегә... 

Дөньялары түгәрәк, тормышлары бөтен, күңелләре көр... Хәзер инде алар җәмәгате белән менә дигән итеп дөнья көтәләр, зур бер фатир тулы балалар тәрбияләп үстерәләр. Ходай аларга сабырлык бирсен!

Укучыларыбыз аны, шагыйрә буларак, Йолдыз дип кенә белә. Аз да түгел, күп тә түгел: Йол-дыз! Бетте-китте. Әйтер идем: әлеге исем балалар шагыйрәсенә бик тә килешеп тора. Ул бүгенге көндә балалар әдәбиятының билгеле, җитди шагыйре булып өлгерде. Мин биредә “җитди” дигән сүзгә махсус басым ясап әйтәсем килә. Чөнки балалар язучыларына әдәби тәнкыйть тарафыннан да, әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан да җитди мөнәсәбәт булмады. Шуңа да карамастан, үзләренең язмышларын балалар белән, балалар әдәбияты белән бәйләгән әдипләребезнең күбесе үз иҗатларына бик тә җитди карый һәм җитди әсәрләр иҗат итә. Шундыйларның берсе, әлбәттә, иҗатында да, эшендә дә, тормышында да балалар әдибе икәнен раслаган Йолдызыбыз.

Миңа калса, Йолдыз  татар балалар әдәбиятының күренекле вәкилләре Абдулла Алиш белән Ләбибә Ихсанованың да, Әминә Бикчәнтәева белән Зәкия Туфайлованың да, Бари Рәхмәт белән Шәүкәт Галиевнең дә шәкерте. Мин аны әйбәт шәкерт дияр идем. Ул үзенә кадәр иҗат икән өлкән әдипләр мирасыннан үрнәк алып, алардан өйрәнеп, үзеннән дә яңа төсмерләр өстәп иҗат итә. Йолдыз шигырьдән шигырьгә, китаптан китапка үсә бара. Ул инде шактый өлгергән, шактый гына китаплар чыгарган, шигырьләре төрле антологияләргә, уку дәреслекләренә кергән шагыйрә.

Йолдыз шигырь язганда тема эзләп интекмидер. Аның шигъри темалары эшендә дә, өендә дә, мәктәпләрдә дә тулып ята. Ул укучылар белән очрашуларда еш була. Андый очрашулар, турыдан-туры аралашулар аңа балалар тормышын якыннан аңларга ярдәм итә. Иң мөһиме, ул менә ничә еллар инде “Сабантуй” газетасында әдәбият бүлеген җитәкли. Балалар иҗаты тулысынча аның карамагында. Әгәр дә “Сабантуй” битләрендә малайларның һәм кызларның матур-матур әсәрләре басылып тора икән, биредә Йолдызның да өлеше шактый зур. 

Ә инде балалар иҗаты ул үзе бер хәзинә. Аларның язганнары безнекеләргә караганда күпкә ихласрак, табигыйрәк. Алар бездән күпкә акыллырак һәм тапкыррак. Алар җибәргән әдәби әсәрләр арасында кайчакта шундый уңышлы юллар очрый, ирексездән, аһ итеп куясың. Аннары яшьтәшләре язган шигырь-әкият-хикәяләрне балалар үзләре дә яратып укый бит. Йолдыз шигырь язарга әнә шул балаларның үзләреннән өйрәнә дә инде. Өйрәнсен, безнең барыбызга да балалардан өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле...  

Йолдыз да олыгая, ләкин тоныкланмый. Киресенчә... Ул хәзер биш бала анасы, биш китап авторы. Әлегә... Кыскасы, аның иҗаты да, тормышы да тоташ “бишле”ләрдән генә тора.

Роберт Миңнуллин,
Татарстанның халык шагыйре

Йолдызның “бала сәясәтле” шигырьләре 

Соңгы бер-ике ел эчендә балалар әдәбияты дип аталган өлкә иң актуаль мәсьәләләрнең берсенә әйләнеп китте. Матбугатта чыккан материалларны күзәтеп чыккач, шул аңлашыла: татар әдәбияты тарихында бу иң ташландык өлкә икән. Татар матбугатын даими укып бармаган кешегә бу дөрестән дә шулай тоелырга мөмкин. Хәтта кемдер нинди бай әдәбияты булган татарның чын балалар әдәбияты да юк икән дип тә уйлап куяр. Татарның балалар әдәбияты бар икәнен, әйтерсең, 2010–2011 елларга кадәр беркем белмәгән дә, беркем күрмәгән. Ярый әле Ходай әдәбият мәйданына яңа гына пешеп чыккан галимнәрне биргән, югыйсә, “Тукай – балалар язучысы” кебек “гениаль фикер” кем тарафыннан әйтелер иде икән? 

Фән дөньясы да әлеге темага һич тә битараф түгел. Нәкъ менә XX йөз татар балалар әдәбияты, аның үсеш тенденцияләре, үзенчәлекләрен ачкан 5–6 кандидатлык һәм хәтта докторлык диссертацияләре дә якланды. Аннан шунысын да онытмыйк: һәр язучының баласы бар, аңа дип махсус атап язган берәр булса да шигыре йә әкияте бар. Һәр тикшерүче галим кайсы да булса язучы иҗатын караганда аның балалар өчен язган әсәренә игътибар итми кала алмый.  Ә Чаллыда чыга торган “Мәйдан” журналы? Бу журнал һәр санын теге яки бу язучы иҗатына багышлый һәм, һич арттырусыз, журнал эчендә журналчык тәкъдим итеп бара. Бу журналчыкта шул сайлап алынган язучының балалар өчен әсәрләре дөнья күрә. Әле алай гына да түгел, балаларның үзләренә үзләре үк язган шигырь-хикәячекләре дә даими басылып килә.

Ә менә Йолдыз Шәрәпова исемле язучы, бернинди гениальлеккә дә дәгъва итмичә, балалар өчен яза бирә. Шагыйрәнең 2011 елда чыккан “Каен алмасы” җыентыгын укый башлыйм. Аның техник ягы, бизәлеше хәтта китап укырга гадәтләнмәгән баланы да кызыктырырлык дәрәҗәдә яңа булып тоела. Китап тышлыгындагы чәченә кызыл күбәләк кунган, ак ромашкалар чолгап алган түгәрәк эчендә утырган килеш “каен агачыннан кып-кызыл алма өзеп ашап торган” кызның, образ гына булып калмыйча, чынбарлыкка алып кайтуы бик тәэсирле килеп чыккан. “Каен алмасы” чәчәккә кунган күбәләкнең матурлыгын күргән баланы машина төзәтүгә, юл кагыйдәләрен өйрәнүгә, тормышны үзе танып белүгә кадәр китереп җиткерүгә юнәлтелә.

Җыентыкка юлламаның Роберт Миңнуллин тарафыннан язылуы аның кыйммәтен тагын күтәреп җибәргән. Китап битләреннән, легендар шәхесләр С.Г.Вәгыйзов һәм Р.Г.Вәлитова тарафыннан төзелеп, татар халкының ничәмә-ничә буынын хәреф танырга, иҗек кушарга өйрәткән “Әлифба” елмая, кайсыдыр гаилә альбомын караган кебек хис калдырып, Йолдызның үз шигырьләрендәге геройлары фотолары биешә. 

Шигырьләр нәкъ мәктәптәге иң югары билге санынча – 5 бүлеккә туплап бирелгән. Бүлек исемнәре балалар характерына туры килә торган: “Ялкау тел”, “Песи ярдәме”, “Җырчы болын”, “Колаклар нигә кирәк?”, “Хәерле юл!” дип исемләнгән. 

Җыентык беренче битләреннән үк без яшәгән дөньяның проблемалары турында сөйли башлый. “Әни йөрәге” шигыре баланы көнкүрештә иманлы, кешеләргә карата гуманлы булырга өйрәтсә, “Эзләдек...” күзәтүчәнлеккә, хәтта фән теле белән әйтсәк, психологизмга кайтып кала. “Күңелсез рәсем” экологиянең чисталыгын кайгырту ягъни кечкенәдән үз артыңнан җыеп йөрергә, чүпләмәскә өйрәтә. “Ялвару” да бала психологиясен төгәл ача торган шигырь. Кечкенә кыз әнисеннән песиләренә иптәшкә эт алуны сорый. Әнисе риза булмый, болай да эш күп, янәсе. Ситуациядән чыгу юлын кыз үзе таба: “Яңа елга бүләк итеп, һичьюгы ... алыйк күсе”. Шул рәвешле шагыйрә үзсүзле баланы да, аны аңламаган ата-ананы да килештерүгә ирешә: кызыклы эчтәлекле шигырь килеп чыга. 

Йолдыз Шәрәпова шигырьләренең соңгы ике юлын үзенчәлекле итеп тәмамлый белә. Башта ул гадәти генә итеп яза, тасвирлаган кебек була. Һәм, кинәт кенә юморга күчеп, шигырен тәмамлап та куя. Шагыйрә шигырен мәзәк белән башлап җибәргән шикелле тоела, аның шигырендә бала күзәтә, нәрсәдер эшли, олылар дөньясы белән бәрелешә, дөресрәге, каршылыкка кереп, үзенчә нәрсәдер исбатлый. Зурлар дөньясы карыша, бала белән килешми, олы кеше баланы йә шелтәләргә, йә өйрәтергә, йә тәрбияләргә тотына. Әмма бала бирешми, соңыннан кинәт кенә, балаларча җанлылык белән һәр шигырь саен икеюллык нәтиҗә чыгарылып барыла. Әлеге нәтиҗә гөнаһсыз юморга корыла; нәтиҗәдә, сарык та исән, бүре дә тук: бала күндәм, ата-ана канәгать булып кала.

Мәшһүр шәхесләр – “Әлифба” авторлары Е.Г.Вәгыйзов һәм Р.Г.Вәлитовалар – башлангыч мәктәптә татар теле һәм уку предметларын өйрәтү методикасына мондый таләпләр куя иде: “Фикер йөртү, уйланулар булган лирик шигырьләрне укыганда, балаларның игътибарын шигырьнең нәтиҗәләренә юнәлтергә кирәк. Боларны аңлау өчен, шигырьнең сурәтләү чараларын ачыклау гына җитми, ә автор үзенең нәтиҗә һәм йомгакларын нинди дәлилләр белән раслый, шуларга да анализ ясарга кирәк була”. Йолдыз шигырьләре әлеге максатны тормышка ашыруда иң кулай әдәбият булып тора.

Балалар теле ул – үзе үк шигърият теле. Белгәнебезчә, шигырь теле теге яки бу телнең грамматика кагыйдәләренә буйсынып яшәми. Шигырьнең үз теле була. Балалар шигыренеке – бигрәк тә. Бәлки, балалар шагыйрьләре нәкъ менә шуның өчен дә “безне аңламыйлар, күрмиләр” дип үпкәлиләрдер.

Бала проблемасын менә ничек оста чишә психолог шагыйрә “Һәркемгә – үзенеке” шигырендә: “Булсын Вилгә – вилсәпид, Кирәк Нилгә – нилсәпид!” Әлеге неологизмны  уйлап чыгарган Йолдызның фантазиясе олы кешене дә шаккатырыр дәрәҗәдә көчле булып кабул ителә.

Җыентыктагы шигырьләр баладагы иҗади хыялны дәртләндереп җибәрергә дә булыша. Әлеге уңайдан рәссам Леонарда до Винчиның “болытларны, стена ярыкларын, тапларны күзәтергә һәм шуларда әйләнә-тирәдәге предметлар белән охшашлык эзләргә киңәш итү”ен искә төшерик. Менә шагыйрәнең “Ул барыбер машина” шигырен генә алыйк. Күбебезнең Казанда уза торган ретромашиналар (“Волга”) парадын күргәнебез бар. Шигырьдәге герой да “иске машиналар”га исе китеп карап кала да “бабай-машиналар” дигән исем бирә.

Йолдыз Әдиповна балага комфортлы булсын өчен, аның янында олы кеше генә түгел, үз яшьтәше дә тәгәрәп йөрергә тиешлеген белә. Шигырьләрендә бала бер дә ялгыз “яшәми”, башлыча, ул энекәше яки сеңелкәше белән уйный, сирәк кенә күршесе дә очрап куя. Әмма күп очракта шигырьнең герое иптәшенә караганда яше буенча зуррак итеп күрсәтелә, автор моның белән балада җаваплылык хисе тәрбияли дип уйлыйк. Герой үзе, яше буенча олырак булса да, кечеләрнең ярдәмен дә кире какмый, алардан да өйрәнә.

Дөньяны балалар күзлегеннән карап бәяли белү “Ике, өч, дүрт” шигырендә аеруча калку чагыла. Малай башта өч көпчәкле велосипедта йөрергә өйрәнә, аннан ике көпчәклегә күчә. Ике көпчәклесе гел аварга гына тора, тыңламый, малай егыла башлый. Бала егылу сәбәпләрен эзли, “өч көпчәкле велосипед акрын йөри, шуңа ике көпчәклегә күчәләр. Машинада дүрт көпчәк, ул ничек тиз йөри соң?” дип аптырый. Бала психологиясе менә шул беркатлы “ике көпчәкле” сорауга сыеп бетә.

Гаҗәп күңелле шигырьләрнең берсе “Кем гаепле?” дип атала. Алда әйткәнебезчә, әлеге китап – күп балалы гаиләнең көзгесе. Бу шигырьдә шул күп баланың һәрберсе берәр шуклык эшләп кенә тора: берсе китап ертса, икенчесе гөл чүлмәген вата, өченчесе башка нәрсә җимерә. Әти-әнисе сораса, һәрберсе “мин түгел!” дип җавап бирә. Шулвакыт, “Мин, мин!” дип, кечкенә энеләре килеп җитә. Әти-әнисенең шатлыктан йөзе балкып куя, чөнки “мин” – энеләренең бердәнбер белгән сүзе.

Билгеле, “Каен алмасы” – кечкенә балалы гаиләнең өстәл китабы булырлык китап. Бу китап белән баланы укытып та, тәрбияләп тә була, дин дөньясына да алып керә ул, иман төшенчәсен дә сеңдерә. Балалар китабы белән ил сәясәте арасында бәйләнеш булмаска тиеш кебек. Тик менә демографиягә кагылышлы сәясәтне Йолдызсыз тормышка ашырып булмас иде. Һәрберебез Р.Миңнуллинның бала авызыннан чыккан сүзләр белән язылган “Энекәш кирәк миңа” шигырен белә. Бу шигырь инде татар балалар әдәбиятының классик әсәрләре рәтендә йөри башлады, аны яттан һәркем белә, сөйләп тә күрсәтә ала. Әлеге шигырь язылган дәвер икенче бала булдыруга чакыру булып яңгыраса, Йолдызның “Инде сеңелкәш кирәк” дигән шигыре иң кимендә өченче бала тудыруга “дәгъва итә”. Гаиләдә ике ир бала бар инде. Абыйсы ат алса, энесе дә атка барып ябыша. Малайлар уенчыкларын бүлешә алмый аптырый. Абый кеше уйга бата, әгәр әнисе кыз алып кайтса, аңа ат кирәкмәс иде, курчак белән уйнар иде. Шулай да шигырьдә бер дә усаллык юк, көндәшлек тә сизелми, ул балалар дөньясындагы “табигый тигезсезлек”кә генә дәгъва итә.

Шагыйрә сиздермичә генә баланы өйдәге һәм бакчадагы эшләргә тарта белә. “Нәрсә кемне үстергән?” шигыре шундыйларга керә. Кызчык җәй буе кишерләргә су сибә. Эре кишерләрдән әбисе бәлеш пешерә. Кызчык горурлана, “Мин кишерне үстердем, кишер мине үстерде”, ди. Нәкъ менә шушы урында мәшһүр Риза Фәхретдин сүзләре искә төшә: “Һәрбер эшнең үз вакыты, һәр вакытның үз эше булганга күрә, вакыт үткәнче, иң кирәкле һөнәрләрне яшь вакытыгызда өйрәнегез”.

Әлеге китап бала тормышындагы бик күп проблемаларны яктыртырга сәләтле. Менә берсендә декабрьнең соңгы көннәре сурәтләнә. Тышта тамчы тама, кар яумый. Кечкенә малайның үз кайгысы: Кыш бабай килә алмас инде. Зур абыйсы аны юата: “Кар яумаса, велосипедка утырып килер”, ди.

“Ялкау тел” шигыре икенче бер проблеманы ачуга юнәлтелә. Малай “Р” авазын әйтә белми. Борчыла, хәтта карга да “р” дип көлә, эт тә ырылдый белә, мияубикә дә мырылдый. Ә малайда “Р” һаман да чыкмый да чыкмый. Шигырьдә малай максатка ирешү юлында үзе үк сабырлык, тырышлык кирәк фикеренә китереп җиткерелә.

Шигырьләрнең берсе әти-әни белән, икенчеләре әби-бабай белән, өченчеләре гаиләдәге калган балалар белән аралашырга өйрәтә. Йолдызның геройлары гаиләдәге вазыйфаларны бик төгәл белә: теше сызласа да, әби кеше оныгына әкият сөйләргә тиеш, чөнки әкият сөйләр өчен тел кирәк, теш түгел. Әмма шагыйрәнең геройларын һич тә кирелектә, үзсүзлектә гаепләп булмый, аларга карап сокланырга гына кала. “Ятимә” исемле шигырьдә бала әнисез калган сарык бәтиен кызгана, бәтинең моңсу күзләрендәге сагышны тоя белә. “Коралсызлану” шигырендә бала кинәт кенә үсеп китә. Өлкәннәр үрнәк алмасмы дип, үзенең бар мылтык, танк кебек уенчыкларын ватып ташлый. Шагыйрә шигырьләренең идеясен ике юлга сыйдырып бетерергә дә булыр иде: “Ә сабыйлар бар дөньяда бер-берсен сүзсез аңлый”.

Татар хәйләсез булмый, дигән әйтем яши. Хәйлә безнең халыкта акыл төшенчәсе белән янәшә бара. Безнең кечкенә героебызның әнисе хәйләгә бик оста. “Энегезнең оекбашы, белмим кая киткән”, дип, балаларга югалганны эзләгәндә чүпрәк белән сулы чиләк тоттыра. Һәр бүлмәдәге, диван астына җыелган тузанга хәйран калып, идәнне юып чыкканда, шкафта качып яткан оекбаш та табыла.

“Каен алмасы”ның герое – замана баласы. Башкалар кебек ул да компьютер каршыннан китми, ягъни “тычкан”ны ычкындырмый. Юк, шагыйрә баланы һич тә гаепләми, бары тик “Кеше тычкан тотып кына, Китапларны онытса, Гаҗәп түгел, беркөн аңа Койрык һәм мыек чыкса...” дип кисәтә. Шагыйрәнең икенче бер шигыре “Тәртипсез компьютер” дип исемләнә. Анда да бала компьютердан аерыла алмый, әти-әнисе сүзен ишетми. Юк, баланы гаепләми әнисе, “компьютер тыңлаусыз икән, тиз котылырбыз без аннан дип”, тыңлаусыз баланы “өйрәтми генә” тәрбияләп ала. 

Балада олыларга карата ихтирам хисен булдыруны да бик оста башкара шагыйрә. Менә “Автобуста” шигыре. Шыгрым тулы автобуска таякка таянган бер бабай керә. Урын юк, чөнки урыннарда кулларында телефонлы, колагында плеерлы, авызында сагызлы, беркемне күрми, беркемне ишетми торган егетләр утыра. Юк, бу очракта сүз әйтеп булмый, куркыта. Ә Йолдыз ситуациядән болай чыга:

Бабайга урын бирде
Бер абзый шушы мәлдә,
Күреп торып бу хәлне
Белмим нәрсә дияргә.
Кая бара бу дөнья,
Еларгамы, көләргә?
Хәлне күреп торганнар
Әйттеләр авыз ачып:
– Яшь чагында утырып калсын,
Картайгач йөрер басып.

Шул рәвешле кыек атып туры тидерүне бала да аңлый кебек, икенче бер шигырендә менә нинди нәтиҗә ясый ул: “Шаярта билгеле, әни, Тик чынга да охшаган”. Бала дөньядагы җансыз әйберләрне дә образга әйләндерә, аның танып белүе шул рәвешле бара. Шуңа күрә Йолдыз Шәрәпованың шигырьләрендә кешеләрнең читкә ташлаган чүбе өчен дә чиләккә кызарырга туры килә.

Тел сәясәте дә бар шагыйрә иҗатында. Менә “Энем белми” шигыре. Малай үзенең бакчага барганчы татарча гына сөйли белүе турында белдерә. Ә бакчага баргач, ул аптырый:

Сөйләүләр дә урысча, 
Уйлаулар да урысча, 
Уйнаулар да урысча,
Урысчалап җырлыйлар,
Урысчалап елыйлар.

Шигырь ахырында ул да русча көлә дә, сөйли дә башлый. Ә менә энесе, бакчага йөрмәгәнлектән, русча белми. Икенче бер шигырьдә әбисе малайны “телсез калма” дип кисәтә.

Шулай уйный-уйный Йолдыз геройлары үсеп җитә. “Колаклы коймаклар” да без инде шартлы геройның энеләрен үзе пешергән коймак белән сыйлавын күрәбез. Малай үзе дә үсеп беткән, инде түбәтәй киеп йөри. Ә түбәтәй кигән кеше тәртиплегә әйләнә дә куя икән. Ә тәртипнең иң кирәк урыны юлда инде! Шуңа да китапның соңгы бүлеге “Хәерле юл!” дип исемләнгән. Бу юлда машиналар чабыша, балалар да алардан калышмый, каядыр ярыша-ярыша ашыга. Уйнап кына утырган машиналарына “автокәнәфи” дә куярга онытмыйлар үзләре. Китаптагы соңгы шигырьләр символик юл идеясен чагылдыра. Шулай итеп, Йолдыз Шәрәпованың “каен алмалары” үсеп тә җитә, тыгыз хәрәкәтле, мең мәшәкатьле кешеләр ташкынына кушыла. Бу дөнья аларга һич тә ят түгел, бишектән үк Йолдыз шигырьләрен укып, тормыш итәргә өйрәнеп үстеләр бит. 

Йолдыз шигырьләрендә үзбәя мәсьәләсе калку куела. Билгеле, шагыйрәнең герое демократик карашлар хөкем сөргән тулы гаиләдә үсә торган типик характерлы бала. Автор бер үк вакытта бу үзбәянең тәкәбберлек, мин-минлек, агрессивлык, кирелек һәм башка тискәре сыйфатларга әйләнеп китмәвен һәрвакыт контрольдә тота. Шундыйларга “Мактану”, “Сәбәп”, “Әни сүзе” кебек шигырьләр керә. Аларда “Ә шулай да җиткәндер шул Кеше булырга вакыт”, дип куя нәни герой.

Менә шундый җыентык. Шунысын да искәртеп үтик, Федераль дәүләт стандартлары буенча башлангыч мәктәп өчен төзелгән 1 нче сыйныфның “Әдәби уку” комплектына (Авторлары Г.Сафиуллина, М.Гарифуллина, Ә.Мөхәммәтҗанова, Ф.Хәсәнова – әлеге язма авторы) шагыйрә Йолдыз Шәрәпованың күп кенә шигырьләре кертелде (2 сыйныф дәреслеге язылып бетте, 3 һәм 4 сыйныфлар әле эшләнмәгән), чөнки шагыйрә бала күңелен тирәнтен тоя белә, замана баласының ихтыяҗларын дөрес сиземли. Әлеге җыентык китап укучылар арасында югары бәясен алыр дип ышаныйк.

Димәк, татарда балалар әдәбияты элек тә булган, хәзер дә бар, киләчәге дә өметле, дигән нәтиҗә ясарга гына кала. Татарда Б.Рәхмәт, Ш.Галиев, М.Фәйзуллина, Р.Батулла, Р.Миңнуллин, Р.Бәшәрләр янында Йолдыз Шәрәпованың балаларга карап, нәкъ менә аларча гына яна торган “йолдызлы шигърияте” яшәп килә. Шагыйрәнең шигырьләре балаларны нәфис сәнгать әсәрләрен яшьтән үк сиземләргә өйрәтә.

                                           Фәридә Хәсәнова 5.12.2011

“Каен алмасы” кайда үсә? 

Йолдыз бер китабыннан икенчесенә күзгә күренеп үсә, остара бара. Бу темалар төрлелегендә дә, рифма-ритмнарда  да күренә. Өченче шатлыгым – күпбалалы әни китабы булганга. Ул инде кайберәүләр шикелле кемнәндер ишеткән-күргәнне генә түгел, ә үзе күңеленнән кичергәнне, балаларга ни кирәген бик белеп яза. Кемнәрдер ана кеше өчен бу бик җиңелдер дип уйлыйдыр. Ләкин һәр  әни дә шагыйрь түгел, дөресрәге, күңелендә ана хисе йөртү генә җитми, аны шигырь итеп  дөньяга тарату осталыгы да кирәк бит әле. Шуңа да әлеге китапны укыганда балаларын, алай гына да түгел, барлык балаларны яратучы ананың җылы сулышын, борчу-шатлыкларын, киләчәк турында  уйлануларын  тоясың.

Йолдызның бу яңа китабында зур тату гаилә мәш килеп яшәп ята. Анда дәү әни-дәү әтиләр, әти-әниләр һәм нәниләрнең дә үз урыны, үз дөньясы. Гаилә институты көннән-көн таркала барган бүгенге көндә бу аеруча мөһим. Бигрәк тә, дәү әниләр, аларның уй–кичерешләре күңелемә  якын булды. Мин үзем дә дәү әниләр турында  хәзергә кадәр бик яратып язам. Алар балаларны татар халкының гореф-гадәтләренә өйрәтәләр, үткән белән киләчәк арасында күпер булып, тормыш дәресләре бирәләр. Мәсәлән, “Хыял” шигырендә яшь герой әбисеннән аерыласы килмәгәнгә, аның күңелен күрер өчен ни генә уйлап тапмый. Ул әбисе  торган авылга  якын гына иттереп гаҗәп шәһәр төзергә хыяллана, Бу көннең киләсенә үзе дә чын күңелдән ышана, бүтәннәрне дә ышандыра. Әйе, балачак хыялларга иң бай чак һәм алар еш кына тормышка да ашалар.

“Тылсымлы түбәтәй” шигырендә туган телдә шигырь сөйләгән өчен дәү әнисе чигеп биргән түбәтәйне кигән шук, шаян малай бүләк-түбәтәйнең гади түгел, ә тылсымлы булуын  бөтен күңеле белән ышана һәм бу хакта башкаларга да җиткерә.

Кызганыч, бүгенге заман кешесе, шул исәптән, балалар да табигатьтән көннән-көн ераклаша бара. Бигрәк тә, шәһәр моһитында. Болыннарда күбәләк куып, чыклы үләндә йөгереп узарга тиеш балачак таш өйләрдә, тимер ишекләр артында эреле-ваклы экраннар каршында, җаннарны кысарлык тар ишегалларында үтә. Аннан сабыйларыбызның күңелләре нигә катты, җаннары нигә тупасланды дип гаҗәпләнгән булабыз. Ә Йолдызның  иҗатында, шулай ук әлеге китабында да  балалар ( малайлар да кызлар да) табигатьнең чып-чын дуслары. Алар шәфкатьле  балалар төсле, табигать анананың хәлен һәрдаим аңлап-күзәтеп торалар, ярдәмгә килергә  ашыгалар. Авторның болыны җырлый (“Җырчы болын”). песнәге җимлек өчен рәхмәт әйтә (“Песнәк”) Чүбе ташлап калдырганга елый(“Чүп зары”) Койма белән әйләндереп алган агачы да бәхетле.(“Бәхетле агач”)

Китапның “Колаклар нигә кирәк? дигән бүлеге берсеннән-берсе кызыклырак, гаҗәбрәк балачак ачышларыннан тора. Анда Татарстанда яшәүче Газиз исемле малай марста яшәүче “малайларны” кунакка чакыра (“Сәлам, галәм!”) Үзе әле шактый нәни булса да, туган якның кадерен аңлаган абый  энесенә дә ватанпәрвәрлек фәненең тәүге дәресләрен бирә. (“Кавын”)” Ялган хакында чын” дигән шигырьдә дә бала психологиясе бик ачык күренә. Кеше өчен үз гаебен тану авыр, Ә инде яңа гына яши башлаган  кечкенә кеше өчен бу тагын да авыррак. Шуңа да автор яшь герой ягына басып, аның кичерешләре белән яши.  Ә инде шигырь юллары арасында ялганлашуның бик начар гадәт икәнен ассызыклый

Ялган белән бер үк өйдә
Торып булмас бит һаман.
Әгәр бездә яшәп калса,
Минем хәлләр бик яман...

Гомумән, шагыйрә Йолдыз шигъриятендә  балалар тормышы  ничек бар шулай, арттырмый-киметми, чынбарлыкка туры килерлек итеп, дөрес бирелә. Шуңа күрә дә яшь укучылар аның шигырьләрен бер укуда үз итәләр, яраталар,  ул аларның табигатьләренә   туры килә.

Йолдызның “балалары” барлык малай кызлар шикелле, шук-шаян, өлгер-тапкыр, бераз мактанчык та, (“Мактану”) Кирәк чакта җитди дә була, моңая да беләләр. (“Алдау уены”, “Кыярлар ник саргайган?”) Ләкин һичкайчан, һичкайда битараф булып кала алмыйлар. Нәкъ Йолдызның үзе кебек. Ул да бит тел өчен дә борчыла, әйләнә-тирә моһит өчен дә кайгыра, ятим балалар  өчен дә йөрәге әрни – хәленнән килсә, бөтен дөньядагы кешене бәхетле итеп, җәннәттә яшәтер иде. Яшь укучысын да сиздермичә генә шундый булырга өйрәтә.

Кызганыч, соңгы вакытта  балаларга аталган шәп китаплар аз чыга. Шуңа  да татар балалар әдәбиятында вакыйга булып торырлык бу “Каен алмасы” ның әһәмияте тагын да арта.  Китапның бизәлеше турында әйтми калсам, фикерем тулы булмас кебек. Әйе, китапның шигырьләре генә түгел, рәсемнәре дә искиткеч. Аны бизәүдә танылган дизайнер Ратмир Ахияров шактый күп көч куйган. Анда балаларның  елмайган йөзләре. дөньяга зур итеп ачылган гаҗәпләнгән күзләре  үзләренә тарттып тора, аны һаман кулга аласы, укыган саен укыйсы килеп тора. Хәзерге модага ияреп булса да, шуны да әйтәсем килә, китапның энергетикасы әйбәт, ул бала күңелен һәм өлкәннәрнекен дә чистарта, сафландыра. Әйе, бүгенге заман баласына  Китап дигән тылсымлы илгә сукмак салу өчен нәкъ менә шундый “Каен алмасы” шикелле җыентыклар кирәк. Балалар нәкъ менә шундый китапларны зарыгып көтәләр. Шуңа күрә мондый үзе эчтәлекле, үзе матур китаплар күбрәк булысын иде дигән теләктә калам.

Тулаем алганда, Йолдызның әлеге китабы  аның иҗат юлында зур үсеш адымы дип исәплим. Бала күңелен ихластан аңлап, яшь укучы җанына барып җитәрлек итеп яза белүе белән ул балалар өчен язарга маташып  азапланучылар өчен  менә дигән  үрнәк. Чөнки  кайберәүләр, дөресен генә әйткәндә, алар бик аз да түгел, балалар әдәбиятына бик җиңел карыйлар. Бала сүзе кердеме, шул җитә дип уйлыйлар. Ләкин мәсьәлә анда гына тормый, ул тирәнрәк  фикерләүне сорый.  балалар әдәбиятына  бик җитди карарга кирәк. Моны үземнән дә беләм. Аларга олыларга шикелле  ләкин бик күпкә әйбәтрәк язарга кирәк дигән кеше бик акыллы булган. Шулай булмаганда балалар китабы  үз укучысын табарга тилмереп кибет киштәләрендә тузан җыеп ятачак.

Йолдыз шигырьләре буш түгел, аларда күңелне җәлеп итәрлек ышандырырлык вакыйга  тулып ята. Шуңа алар катып калмаган, һәрвакыт хәрәкәттә. Әмма кайчак автор  хисләренә бирелеп, халкыбызның “кыскалыкта – осталык!” дигән алтын сүзләрен онытмаса, тагын  да әйбәт булыр иде. Бу, билгеле, талантның, хис-тойгының ташып торуыннан килә, дип авторны аклап та булыр. Тик шулай да мин  шигырьне чүпләмәү ягында, авторга да шуны киңәш итәм.

Мәкаләмне  “Каен алмасы” кайда үсә дип атаган идем. Мин ул сорауга җавап таптым да кебек. Каен алмасы шагыйрә күңелендә үсә. Аның күңеле каенда да алма үстерергә сәләтле тылсымга ия. Шуңа күрә дә  Йолдызның (Йолдыз Шәрапова) татар балалар әдәбиятында үз урыны бар, дип ышанып әйтәм һәм киләчәген дә матур, якты итеп күрәм.

 

Резедә ВӘЛИЕВА.
Танылган шагыйрә,

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Йолдыз Шәрапова иҗаты буенча фәнни эш

КЕРЕШ

Теманың актуальлеге. Иҗатчы осталыгы – күптөрле факторлар кушылмасының нәтиҗәсе ул. Аның формалашуына сәләт һәм тәрбия дә, белем һәм тормыш тәҗрибәсе дә, иҗатчы тирәсендәге чолганыш та – һәммәсе зур йогынты ясый. Ләкин иң беренче чиратта чын каләм осталарын аларның шәхес булуы аерып тора. Сәләтле кешеләр, талант ияләре теләсә кайчан үзләренең иҗади йөзләрен күрсәтә ала. Каләм иясе яңа әсәр тудыра, җир йөзендә күпме генә язма булса да, алар бер берсенә ошамаган. Һәркем күңеленә якын булган темаларны сайлый, үзе теләгәнчә текст яза. Бу кешенең иҗади йөзенә бәйле.

Шәхси иҗади стиль формалашуга әйләнә-тирә мөхит тә, сәләт тә, белем һәм күнекмәләр дә, интеллект дәрәҗәсе дә, шәхеснең генетик, яшь, җенес һәм характер үзенчәлекләре дә тәэсир итә. 

Журналист сүз белән эш итә, аның төп коралы – сүз. Тик һәр журналистның коралы үзенчәлекле, башкалардан ни белән булса да аерылып тора. Аның үз язу серләре, иҗат итү методлары, алымнары була. Сүз остасы булу, заманның тәртипсез авазлары эченнән иң кирәклесен сайлап алып, дулкынландыргыч ритм тудыру − зур бәхеттер. Чөнки сүз остасы кеше җанындагы тирбәнеш − үзгәрешләрне барлык кешедән дә алдарак күреп ала, халыкның озак еллар буена җыелган рухи хәзинәсен үз күңеле аша үткәреп, алмазны шомартып бриллиант ясаган кебек, янә дә халыкның үзенә кайтарып бирә.

Без, яшь журналистларның, һичшиксез, яраткан каләм остасы, үрнәк шәхесе була торгандыр. Минем өчен ул – “Сабантуй” газеасы журналисты Йолдыз Шәрапова. Остазларыбызның иҗатын өйрәнү, киләчәктә сайлаган һөнәребезнең  бик күп нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итәчәк. Минемчә,  бу фәнни эшебез алдыбызда яңадан-яңа мөмкинлекләр ачуда, сәләтебезне үстерүдә дә бик мөһим роль уйный.

Проблеманың өйрәнелү дәрәҗәсе. Йолдыз Шәрапова иҗаты әле беркем тарафыннан да өйрәнелмәгән. 

Тикшеренү объекты. “Сабантуй” газетасы журналисты Йолдыз Шәрапова иҗаты.

Тикшеренү предметы. Йолдыз Шәрапованың “Сабантуй”да басылган язмалары.

Максат һәм бурычлар. Журналистның тормыш юлын өйрәнергә, иҗат юлына тирән күзәтү ясап, анализларга, үзенә генә хас үзенчәлекләрен аерып чыгарырга.

Рефератны язганда төп фәнни-методологик нигез буларак Васил Гарифуллинның “Журналист эшчәнлегенең нигезләре” дигән китабын кулландым.

Фәнни методы. Хезмәт чагыштырма анализ, күзәтү методына нигезләнеп башкарылды.

Рефератның чыганагы. Й.Шәрапова язмалары.

Гамәли әһәмият. Үткен журналистлар иҗатын өйрәнү, киләчәктә, үсеп килүче яшь журналистлар өчен ярдәмлек була ала, журналистика нигезләренә ныграк төшенергә мөмкинлек бирә.

Рефератның төзелеше. Реферат керештән, төп өлештән, йомгактан, кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

ТӨП ӨЛЕШ.

Балалар дөньясының әнкәсе

“Балачакның күге гел кояшлы”, -дигән шагыйрь. Чынлап та, балачак ул иң татлы төшләр керә торган рәхәт чак. Ләкин кеше, үсә-үсә, үзе дә сизмәстән, өлкәнәя, өлкәнәйгән саен балачак иленнән дә ерагая. Инде үзләре апа-абый, әби-бабай булгач та, гомер буе балачак илендә торып калучылар бар. Алар гомерләрен балаларга багышлап, күңелләре белән бала булып кала белгән гали затлар. Нәниләр өчен язучылар алар, чынлап та, бәхетле, чөнки вакытны узып, киләчәккә эшлиләр. Әллә шуны белгәнгә, кечкенәләр өчен язып карамаган каләм иясе юктыр кебек. Балалар өчен өлкәннәргә язган шикелле үк язарга кирәк, ләкин бик күпкә әйбәтрәк, дигән бер акыл иясе. Нәниләр өчен язучы әдипләрнең әсәрләрен укыйсың да, күр, ул ничек хаклы булган, дип уйлап куясың. Андый бәхетлеләр арасында – балалар шагыйрәсе, журналист Йолдыз  Шәрапова дә бар. Аның кечкенә дә, төш кенә язмаларында нәни кешенең никадәр кичерешләре, күпме тәрбия! 

Йолдыз Шәрәпова 1962нче елның 10нчы апрелендә Буа районы Яңа Тинчәле авылында туа. Беренче сыйныфта укыганда ук иҗатка тартыла ул. “Тәүге шигыремне I сыйныфта укыганда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап язуым хәтердә. Кечкенәдән бик тә китаплар, шигырьләр укырга яраттым шул,”-дип искә ала Йолдыз апа.

Әнисе математика укытучы була аның. Ул җитәкләгән сыйныф “Яшь ленинчы” газетасы белән тыгыз элемтәдә тора. Шуңа да әлеге гаилә газетаны алдыра. Йолдыз апа кечкенәдән  “Яшь ленинчы”ны укып үсә. Ул вакытта “Яшь ленинчы”  төсле дә булмый, әмма гаиләдә ялгыз бала булган Йолдыз өчен газета чын дуска әверелә. Барлык яңалыкларны да аның аша белә, башкалабызның матур урыннары белән да газета битләреннән укып таныша, хәтта газета карап барганга, курчаклы да була нәни Йолдыз. “Яшь ленинчының” бер санында Казан курчак фабрикасында “Айсылу” курчагы ясый башлаулары турында укый һәм әнисеннән әлеге курчакны алдыра. 

Ул вакытта да газетада күп кенә конкурслар үткәреп торалар. Әлбәттә, Йолдыз апа да бу  бәйгеләрдә бик теләп катнаша. “Газета мине кызыксынучан булырга өйрәтте, өстәмә белем бирде,”-ди ул.

Шулай ук “Яшь ленинчы” Йолдыз апага чын дустын табарга ярдәм итә. Газетада Йолдызның да, Азнакай кызы Фәйрүзәнең дә шигырьләре еш басыла. Кызлар хат алыша башлыйлар, шулай итеп аерылмас дусларга әйләнәләр.

Бишенче сыйныфта укыганда “Үскәч кем булам” дигән темага инша яздырталар аларга. Йолдыз апа бер дә уйлап тормыйча:  “Яшь ленинчы”да журналист булып эшләячәкмен мин!”- дип яза. Шулай кечкенәдән үз алдына максат куя ул. Һәм мәктәптә укыган чагында ук төрле темаларга яза башлый, аларны  “Яшь ленинчы”да да, район газетасында да бастыра.

Мәктәпне тәмамлагач, бер дә икеләнүләрсез Казан Дәүләт университетының  журналистика бүлегенә документларын илтеп бирә ул. Тик икенче көнне кире алып, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә тапшыра. Чөнки Йолдыз апага журналистика бүлегендә телне бирмиләр, татар теле буенча кереп кара дигән киңәш бирәләр. “Укытучы дипломы алсам да, бер көн дә укытып карамадым, гомерем буе журналист булдым,”- дип искә ала Йолдыз апа.

Университетны тәмамлагач, 1984нче елны “Ялкын” журналында иҗат юлын башлап җибәрә ул. Аннары Биектау районының “Ильич юлы” газетасында корректор хезмәтен башкара. Ниһаять, 1986нчы елда балачак хыялы чынга аша. Йолдыз Шәрапова “Яшь ленинчы”ның бусагасын атлап керә.

Ул вакытта баш мөхәррир вазыйфасын Роберт Миңнуллин башкара һәм шигъри җанлы Йолдызны бик теләп эшкә кабул итә.  “Пионер тормышы” дигән бүлектә эшли яшь иҗатчы. Беренче бирем итеп, отпускадан килгәндә бер язма алып килергә кушалар аңа. “Буразналар өстендә узган сбордан репортаж” дип аталган әлеге язма озак та үтми газета битләрендә күренә. 

Ул вакытта редакциядә Рәисә Яхина, Илгизәр Сәмигуллина, Роберт Миңнуллин, Госман Садә кебек танылган журналистлар эшли. Йолдыз Шәрапова да шулар мәктәбен үтә. Аның фикеренчә, иҗатка кешене өйрәтеп булмый. Сәләт ул каннан килә. Бары тик юл күрсәтергә, нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен генә аңлатырга була, дип саный Йолдыз апа. Каләм кешенең үз кулында булырга тиеш. Һәркемнең үз максаты була. 

Шулай ук китаплардан укып та күп нәрсәгә өйрәнгән Йолдыз апа. “Кызганыч, хәзер укырга вакыт бик тими,-диде ул көрсенеп.- Әмма вакытлы матбугат белән танышып барырга тырышам. “Идел” журналын яратып укыйм. Ә мәктәп, студент елларында бик күп укыдык. Совет әдәбиятын безгә Мөхәммәт абый Мәһдиев укытты. Габдерахман Әпсәләмов әсәрләрен яратып укыдым. Китаплар аша күп нәрсәгә өйрәнеп була. Укырга, бик күп укырга кирәк. Бу купшы сүзләр түгел. Көн саен шигырьләр, проза әсәрләре, мәктәп программасыннан тыш та бик күп укырга кирәк. Әдәбиятны яратырга кирәк. Әдәбият сүзенең тамырында әдәп сүзе ята. Безнең халык гомер-гомергә әдәпле булган икән, димәк, ул укымышлы булга

Конструктор сайтов
Nethouse